Туган көн текст песни

Гап гади көннән

Могҗиза ясап

Җирдә кабынган

Өр яңа учак.

Күктә кабынган

Яп якты йолдыз.

Туган дөньяга

Бәхетле бер кыз.

Кушымта:

Минем көнемдә

Елмая җиһан.

Мин яратырга


Дөньяга туган.

Һәрбер сулышым -

Бәхетле минем.

Җирне ямьләргә

Дөньяга килдем.

Хисләрем - чып-чын,

Елыйм-көләмен.
Яшьлегем - татлы,

Тәмен беләмен.

Туган көнемдә

Бәйрәм сәламе.

Бәхетне язсын

Язмыш каләме.

Комментарии

Минимальная длина комментария - 50 знаков. комментарии модерируются
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
Комментариев еще нет. Вы можете стать первым!