Туган тел текст песни

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам

Комментарии

Минимальная длина комментария - 50 знаков. комментарии модерируются
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
Комментариев еще нет. Вы можете стать первым!