Елмай текст песни

Моңаясың нигә, диләр
Син яшь әле бигрәк
Якты эзләп, уңга сулга карыйм
Елмаючы сирәк

Шаярасың әллә, диләр
Азрак чама кирәк
Миңа ярый, кызык итим диеп
Шаярмасын йөрәк

Моңаясың һаман, диләр
Мәхәббәтең - терәк
Бәхетеңне кадерләргә кайчак
Моңаю да кирәк

Елмаясың нигә, диләр
Җилбәзәк син, бигрәк
Бер булса да, моңсу йөзләр аша
Елмаючы кирәк
Елмаючы кирәк

Комментарии

Минимальная длина комментария - 50 знаков. комментарии модерируются
Кликните на изображение чтобы обновить код, если он неразборчив
Комментариев еще нет. Вы можете стать первым!